“Гаилә” темасына класс сәгатьләре.

2016 елның 13 мае, җомга

 

Гаилә... 5 хәрефтән торган бу сүз үз эченә күп мәгънә сыйдырган. Хөкүмәтебез барлык гаиләләрнең дә таркалмыйча бердәм тату яшәүләрен тели! Гаилә ул – дәүләтнең кечкенә бер тармагы. МБОУ «Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы»нда укытучылар “Гаилә” темасына класс сәгатьләре үткәрде. Дәрес вакытында укучылар үзләренең гаиләләре турында сөйләделәр, фикер алыштылар, рәсем һәм фотографияләрен күрсәттеләр. Класс җитәкчеләр укучыларны гаилә кыйммәтләре белән таныштырдылар, аларга әти-әни, әби-бабай хакын хаклау кирәклеген аңлаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International