МБОУ «Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы» ГАОУ "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" белән кулга кул тотынып эшли, тыгыз элемтәдә тора. 11 май көнне "Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында яз бәйрәме үтте. Клоунның килүе укучыларда бәйрәм кәефен тагын да арттырды. Бу кичә балаларда шатлыклы хисләр генә түгел, ә иҗади кыюлык та тудырды. Кызыклы уеннар, шарлар, сабын куыклары барысына да бик ошады.