Бүген Пучы авыл китапханәсендә 15 май - Гаилә көне уңаеннан чара үткәрелде. Әңгәмәдә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучылары катнашты. Чараның максаты: бала шәхесен үстерү, ата-ана белән бала арасында яхшы мөнәсәбәт булдыру, бер - береңнең уңышлары белән горурланырга өйрәтү. Укучылар сорауларга теләп җавап бирделәр, гаиләдә үзара мөнәсәбәт турында фикер алыштылар. Китап күргәзмәсе булдырылды.