13 май көнне үзәк китапханә мәдәният паркында «Буккроссинг» - «тере» китап киштәсе» акциясе уздырды.
Бүген, 13 май көнне, икенче санлы Актаныш урта мәктәбенең 9-нчы сыйныф укучылары Минзәлә педагогик көллияте вәкиле белән очраштылар. Хәйруллина А.С. уку йорты турында мәгълүмат бирде, нинди документлар, имтиханнар кирәклеген әйтте, уку һәм яшәү шартлары турында сөйләде. Укучылар кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Узган 2015 елның җәендә теплицабыз яңартылган иде һәм бу елны теплицада яшел суган үстерелде, кәбестә, помидор һәм башка төр үсентеләр утыртылды.
Бүген башлангыч сыйныф укучылары ата -аналар белән бергә, гаилә көненә багышланган " Папа, мама, я-спортивная семья" конкурсы үткәрелде. 3 команда һәм һәр командада 5 гаилә (әти,әни, бала) иде. Балаларны гына ярыштыру, әтиләрне ярыштыру, әниләрне ярыштыру, соңыннан гаилә белән бергәләп ярышу булды.
Мәктәпнең рус теле һәм рус әдәбияты укытучысы Зарипова Гөлназ Әмирхан кызы "Гаилә һәм мәктәп" журналы оештырган "Зирәк остаз-III" Бөтенрәсәй конкурсында катнашты.
9 класс укучылары Минзәлә педагогия көллиятеннән килгән делегация белән очрашты
Мәктәптә турслетка әзерлек бара.
Бүген мәктәпнең 4 класс укучылары рус теленнән Бөтенроссия тикшерү эшләренең 2 этабын башкаралар.
13 нче май көнне Халыкара гаилә көне уңаеннан мәктәптә "Гаилә дәресе һәм гаилә кыйммәтләре" темасына "Гаилә нигезләре" проекты буенча Казан шәһәрендә курсларда булып кайткан 7-8 нче класс җитәкчесе Әхмәтова Ч.И. төрле видеоматериаллар кулланып ачык класс сәгате үткәрде.
Бүген,13 май көнне, 4 класс укучылары Бөтенрәсәй тикшерү эшләре кысаларында рус теленнән язмача биремнәр үтәделәр.