Бүген, 13 май көнне, икенче санлы Актаныш урта мәктәбенең 9-нчы сыйныф укучылары Минзәлә педагогик көллияте вәкиле белән очраштылар. Хәйруллина А.С. уку йорты турында мәгълүмат бирде, нинди документлар, имтиханнар кирәклеген әйтте, уку һәм яшәү шартлары турында сөйләде. Укучылар кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.