15 нче май "Гаилә" көне уңаеннан "Үпкәләмим язмышка " дигән исем астында Саматовлар гаиләсе белән очрашу узды.
Югары Яхшый мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче өмәдә катнаштылар.
Укытучыларыбыз "Гамил Афзал укулары" V республика фәнни-тикшеренү конференцияседә катнашып, зур уңышларга иреште.
13 май көнне Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында гомуми урта белем бирү йортлары укытучыларының V Республикакүләм Гамил Афзал укулары оештырылды. Безнең мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучылары Галимуллина Ф.Х., Муллагалиева Г.К., математика укытучысы Шәйхетдинова А.Р. икенче турда катнаштылар.
10 май көнне Киров бүлекчәсендә арпа чәчү-400 га, кукуруз-50 га, борчак-210 га, гербицид белән эшләү-200га.
" Актаныш" агрофирмасы Киров бүлекчәсендә арпа -550 га, берьеллык 300 га, кукуруз-120, борчак-210 га чәчелде.
7 класс укучылары, класс җитәкчеләркеГөлнара Хәбир кызы белән, гаилә көненә багышланган стенд-газета чыгардылар. Газетада һәр укучы үзенең гаилә фотосын куеп инша язган, шигырьләр чыгарганнар.
13 май көнне Советлар Союзы Герое Х.Заманов исемендәге Актаныш кадет интернат-мәктәбе базасында Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан укучыларның Җәйге спартакиадасы оештырылды. Безнең мәктәп укучылары да спартакиада да бик теләп катнаштылар.
Башлангыч класс укучылары дәрестән тыш эшчәнлек вакытында узләре сәхнәләштергән якиятләрен күрсәттеләр. Бу чара Тукайның 130 еллыгына багышланган. Укучылар бик теләп һәм тырышып әзерләнгәннәр, рәхмәт аларга.
10 майдан 14 майга кадәр МБОУ «Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы»нда йомгаклау контроль эшләре үткәрелде.