Иске Айман китапханәсе яңалыклары.

2016 елның 14 мае, шимбә

15 нче май "Гаилә " көне уңаеннан "Үпкәләмим язмышка" дигән исем астында язмыш тарафыннан кыерсытылган Иске Айман авылында гомер итүче Саматовлар гаиләсе белән очрашу узды. Әйе, алар тормышларыннан  зарланмыйлар күңелләре хәр вакыт ачык,аралашучан гаилә.Язмыш бер яктан кыерсытса икенче яктан аларны биктә бәхетле иткән ике сау - сәламәт кыз хәм малайны картлык көннәренә бүләк иткән.Бүгенге көннәре аларның балалары хәм оныкларына карап , сөенеп уза. Фәридә апа кечкенәдән үк тегү- чигү , бәйләүне үз иткәннән бирле  кул эшләреннән бердә аерылмый. Авылыбызда иң күп газета - журналларга язылучыда Саматовлар гаиләсе, чөнки алар укырга да бик яраталар.Алар үзләре турында да безгә бик күп сөйләделәр.Яшьләргә әйтер сүзләребез  шул - гаиләләрне саклап кадерләп яшәгез парлылар гына бу дөньяда бәхетле дип изге сүзләрен әйтте алар.Бу очрашулар соңгысы булмасын иде тагын - тагын очрашырга язсын иде дигән теләктә бездә алар белән саубуллаштык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International