Йомгаклау контроль эшләре.

2016 елның 14 мае, шимбә

 

10 майдан 14 майга кадәр МБОУ «Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы»нда йомгаклау контроль эшләре үткәрелде. Тикшерү максаты: укучыларның белемнәре мәҗбүри минимумга туры килүен, контроль эш төрләре, бәяләү нормаларының үтәлеше, хаталарны төзәтү өстендә эшләүнең торышы. Йомгаклау контроль эшләре һәр класста башкарылды, һәр укучы буенча аерым анализ ясалды һәм гомумиләштерелде, хаталарның тибы билгеләнеп, укучыга хаталарның сәбәбен, характерын аңлату эшләре алып барылды. Бу тикшерү нәтиҗәсендә укытучы укучыларның укыту материалын ни дәрәҗәдә үзләштерә алуын ачыклады, объектив белемнәрен бәяләде. Белемнәрне тикшерү һәм аның сыйфатын бәяләү - укучылар ирешкән белем дәрәҗәсен ФГОС таләпләре, дәүләт стандарты, минимумы таләп иткән белем һәм күнекмәләргә туры килүен чагылдыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International