13 май көнне Советлар Союзы Герое Х.Заманов исемендәге Актаныш кадет интернат-мәктәбе базасында Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан укучыларның Җәйге спартакиадасы оештырылды. Безнең мәктәптән 21 укучы Җәйге спартакиада да үз көчен сынап карады: Нургалиева Сөмбел, Закирҗанов Фларислар озынлыкка сикерүдә - 1, биеклеккә сикерүдә - 2, Чернов Рөстәм 3000 м га йөгерүдә, Нургалиева Сөмбелләр биеклеккә сикерүдә 3 нче урынга ия булдылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча мәктәп командасы 5 нче урынны яулады. Тренер- Азгамов Илшат Ришат улы. Котлыйбыз!