Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары."Гамил Афзал укулары" V республика фәнни-тикшерүне конференциясе.

2016 елның 14 мае, шимбә

13 май көнне Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында гомуми урта белем бирү йортлары укытучыларының V Республикакүләм Гамил Афзал укулары оештырылды. Безнең мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучылары Галимуллина Ф.Х., Муллагалиева Г.К., математика укытучысы Шәйхетдинова А.Р. икенче турда катнаштылар. Галимуллина Ф.Х., Муллагалиева Г.К. "Г.Афзал иҗаты һәм бүгенге әдәбият" секциясендә чыгыш ясап, 2 дәрәҗә ТР Мәгариф Һәм Фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнделәр. "Төгәл фәннәр укытуда Федераль дәүләт белем бирү стандарты" секциясендә Шәйхетдинова А.Р., Муллагалиева Г.К. катнашучы дипломына ия булдылар. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International