ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе
16 ноябрь көнне Актаныш “Туган як” музеенда ике дистә елга якын милли көрәш буенча район батыры, күп тапкырлар республика чемпионы, РСФСРның спорт мастеры, дүрт улын – булачак баһадирларны келәмгә бастырган ата, Татарстан һәм Россия данын яклаган көрәшчеләр тәрбияләгән остаз, СССР күләмендә танылган тынгысыз игенче, Актаныш районының асыл улы – Илфат Зәки улы Әнвәровка багышланган кичә узды.

    16 нчы ноябрь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә Бөтендөнья сабырлык көненә карата түгәрәк өстәл янында сөйләшү үтте.

Яңа Әлем мәдәният йортында "БиюМәйдан" конкурсына әзерлек эшләре бара. Һәр кич үзешчәннәр белән берлектә репетициялар гөрли.

20 ноябрь көнне районда, шул исәпән Татарстанның башка муниципаль берәмлекләрендә дә, үзара салым җыю буенча тагын референдумнар уздырылачак. 


16
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

2016-2017 нче уку елының  2  чиреге  башланып китте. Балалар кабат мәктәпкә җыелдылар. Безнең  мәктәптә  башлангыч сыйныф укучылары  чирекне  “Табышмаклар иленә сәяхәт” белән башладылар. 1-4 сыйныф укучылары  ике командага бүленделәр. Исем сайладылар. Төрле темаларга карата табышмаклар чиштеләр, соңгы супер-уен табышмагы авыррак иде. Шулай да, җавап табылды! Уен 11:8 исәбе белән тәмамланды.

"Тылсымлы куллар" журналы "Ихлас" компаниясе белән берлектә балалар һәм тәрбиячеләр өчен үткәргән "Кояшлы балачак" республикакүләм иҗат эшләре бәйгесендә безнең мәктәпнең 6 нчы класс укучысы Әхмәтова Ленара катнашып финалист булды. Ул бәйге оештыручыларның дипломы һәм истәлек бүләкләре белән бүләкләнде. Фәнни җитәкчесе: Л.Н.Шәйдуллина. 

15 ноябрь конне “Саф ” хуҗалыгында хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләре катнашында гамәли киңәшмә үткәрелде. Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов катнашты. 

Өстәл теннисы буенча 9-13 ноябрь көннәрендә Казанда узган Татарстан беренчелегендә катнашып, Актаныш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән 2002 елгылар һәм кечерәкләр категориясендә Марат Солтанов, Илназ Сәрвәров, Булат Шәкүров, Мансур Мостафин, Гомәр Гәрәев, Денис Аграпов,Сөмбел Шәйхразиева, Камилә Шиһапова һәм Диләрә Зәкиева составындагы төркем авыл командалары арасында II урынны яулап кайтканнар.

 

Карт авылында яшәүче Бөек Ватан сугыш ветераны Дәутов Әмир Дәут улына 15 ноябрь конне 90 яшь тулды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International