16 нчы ноябрь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә Халыкара сабырлык көненә карата түгәрәк өстәл янында сөйләшү үткәрелде. Безнең һәрберебез сабыр булырга, бер беребез белән яхшы мөгаләмәдә булырга, ихтирамлы, ихтибарлы булырга кирәклеге турында фикер алыштык. Катнашучылар үз фикерләре белән уртаклаштылар, Әлфинур Шәйхелмәрдәнованың чыгышыннан соң, килеп чыккан авыр мәсьәләләрне дә тыныч юл белән хәл итәргә мөмкинлеге аңлашылды.