ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе
1декабрьдән районда Халыкара инвалидлар ункөнлеге билгеләп үтелде. Бу чарадан Мәсәде авыл җирлеге дә читтә калмады. 7 декабрь көнне Мәсәде авыл җирлеге башлыгы, Мәсәде авылы клуб мөдире инвалидларның өйләренә барып очрашу оештырды.

   Физика атналыгы кысаларында  укытучылар Гильфанова Филиза Акрамовна һәм Латыпов Ирек Рифкатовичлар  7-10 класс укучылары катнашында “Физик марафон” оештырдылар.

Бүген “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән тема буенча республика олимпиадасында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды.

7 нче декабрь көнне мәктәбебезнең педагогик коллективы "Гаилә һәм мәктәп"  журналының баш мөхәррире Закирова Гөлназ Рафыйк кызы белән очрашты.


7
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Яңа ел каникулларында россиялеләр рәттән тугыз көн ял итәчәк - 2016 елның 31 декабреннән 2017 елның 8 гыйнварына кадәр. Бу хакта Россия хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Иван Шкловц белдерүенә сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итә. 

6 декабрь көнне икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы булып узды.

Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан, 12 декабрь 12 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Россия Президенты күрсәтмәсе нигезендә дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнарында гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.

Бүген халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздыралар.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Когогина Әлфия Гөмәр кызы 10 декабрь көнне Актаныш районы администрация бинасында сәгать 13.30 дан - 14 .00 га чаклы халыкны шәхси сораулары белән кабул итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International