Бүген “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән тема буенча республика олимпиадасында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында район башлыгы Фаил Камаев, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Лилия Камалова катнаштылар.
Татарстан Республикасында “Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” дигән максатчан программа кабул ителде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе әлеге программаның координаторы буларак билгеләнде. Программаның өстенлекле юнәлешләреннән берсе – халыкның кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерү. Шул исәптән урта уку йортлары укучылары арасында куллану белемнәре нигезләре буенча олимпиадалар үтә.
Олимпиадада катнашучылар саны елдан-ел арта. Быел анда республиканың төрле почмакларыннан 9-11 сыйныф укучылары арасында 2 мең 400 укучы катнашты. Олимпиада 2 этапта уткәрелде, соңгы этабына 41 укучы үтте. Әлеге олимпиадада безнең мәктәп укучылары ел саен катнаша. Узган елны Алсу Гыйлаева 2 урынны алды.Ә быел исә безнең укучыларыбыз артык югары нәтиҗәләргә ирештеләр:
Республика олимпиадасының кулланучылар хокукларын яклау буенча җиңүче –Инзилә Фәррахова, “Куллану белемнәрен өйрәнүгә омтылыш өчен” номинациясендә - Камил Мугтазиров, II дәрәҗә дипломга Алсу Гыйлаева лаек булдылар.