6 декабрь көнне икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы булып узды. Анда 9 сыйныф укучыларының ата-аналары алдында мәктәп директоры Гимадиев А.Р., район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вахитов И.Р., директор урынбасары Гилязова Г.М. укучылар алдында торган зур сынаулар, аларга әзерлек, психологик ярдәм турында сөйләделәр. Соңыннан укытучылар Усманова Р.А., Хабирова Х.Н., Набиева Ф.Р., Хусаенова Р.Р., Аминова Л.А., Исламова М.Д. үз фәннәре буенча имтиханның үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Җыелышның икенче өлеше классларда дәвам итте.