Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары. Физик марафон.

2016 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

   Физика атналыгы кысаларында  укытучылар Гильфанова Филиза Акрамовна һәм Латыпов Ирек Рифкатовичлар  7-10 класс укучылары катнашында “Физик марафон” оештырдылар. ”Электрон” һәм “Ньютон” командалары арасындагы ярыш кызу темпта  һәм кызыклы булды. Укучылар төрле биремнәр аша үз белемнәрен тикшереп карадылар. Кроссворд чишү, “Фикерләр”, Анаграммалар төзү”, “Формулаларны дөресләү” уеннары дисеңме, командирлар ярышында тормышчан сорауларга җавап бирү дисеңме – барысы да  төгәл итеп әзерләнгән иде. Командаларга урыннар чыгарганнан соң,  викторина сораулары бирелде. Аларга нәтиҗә берничә көннән ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International