Бүген халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздыралар. Чарага килүчеләр предприятиеләрнең кадрлар хезмәтләре белгечләре белән очрашып, буш эш урыннары турындагы мәгълүмат белән таныштылар, шулай ук хезмәт һәм мәшгульлек өлкәсенә кагылучы консультация алдылар.