ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2017 ел
шимбә

27 нче гыйнвар көнне мәдәният сараенда районыбызның алдынгылары слеты үткәрелде.

26 гыйнварда горурлык ае кысаларында Теләкәй авылы китапханәчесе Әхиярова Ф. Р. Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына  " Бөек улы татарның " - дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрдә .

27 нче гыйнвар көнне районда II- IV сыйныфлар арасында  “Алтын каләм” каллиграфия конкурсы булды.

 24 гыйнвар  көнне мәктәбебездә  ЮХИДИ бүлеге фонд җитәкчесе Сәетова Рәсимә Заһит кызы белән  җанлы очрашу узды. 

 

28 январь көнне Яңа әлем мәдәният йортында ООО "Башак" хуҗалыгының еллык отчет сайлау җыелышы узды.

26 январь көнне Иске Әлем  авыл клубында Яңа Әлем үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән Туфан Миңнуллинның "Диләфрүзгә дүрт кияу" комедиясы күрсәтелде.  


27
гыйнвар, 2017 ел
җомга

2017 ел - Экология елы уңаеннан 27 нче гыйнвар көнне Чалманарат авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән " Табигать - тиңсез хәзинә " исемле балалар иртәсе үткәрелде.

27нче гыйнвар көнне 9.00 сәгатьтә  район мәдәният йорты каршындагы мәйданда  бәйрәм хөрмәтенә шәхси хуҗалыклар  һәм фермерлык хуҗалыклары катнашында  кече ярминкә-күргәзмә оештырылды. 


Район башлыгы Фаил Камаевның район алдынгыларын бәйрәм белән котлавы

Актанышта район алдынгыларының традицион слеты бүген, 27  гыйнварда район мәдәният сараенда үтте


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International