Буген, 31 нче гыйнвар көнне “Яшьлек” милли - мәдәни үзәгендә Теләкәй авылың хөрмәтле кешесе, 45 ел буе китапханәче булып эшләгән Әдибә Хәбибрахмановага багышланган кичә булып узды.
28 нче январь көнне 9 нчы сыйныф укучылары Киров мәктәбендә рус теленнән имтихан бирергә бардылар.
30 нчы январь көнне кече яшьтәге мәктәп укучылары Иске Сәфәр китапханәсенә 2017 нче елда кайтачак журналлар белән танышырга килделәр.
Спектакльгә әзерлек.
Спектакльгә әзерлек.
Киров мәдәният йорты хезмәткәрләре алдынгылар слетында.
29 январь көнне Чөгәнә авылы клубында Нефтекама шәһәре филармониясе артистлары концерты булды.
28 январь конне Яңа Кормаш мәдәният йортында авыл яшьләренен Т. Миңнуллин әсәренә нигезләнгән "Бер егеткә дүрт кәләш" спектакле булды. Халык бик җылы кабул итте.
27 нче гыйнвар көнне район мәдәният йортында алдынгылар слеты булып узды. 2016 нчы елның эш күрсәткечләре буенча Кәзкәй мәдәният йорты 3 нче урынга лаек булды, диплом белән бүләкләнде.
19-20 нче гыйнвар көнне, башлангыч класслар укытучысы Кашапова Әсма Бастан кызы "Ел укытучысы - 2017" конкурсының район этабында катнашты. Әлеге этапта, 1 турда җиңгән, 11 укытучы көч сынашты: ачык дәрес һәм мастер-класслар кәрсәтелде. Безнең мәктәп укытучы Әсма Бастановна лаеклы 3нче урынга ия булды. Котлыйбыз!