Иске Сәфәр авылы китапханәсе яңалыклары

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

          30 нчы январь көнне кече яшьтәге мәктәп укучылары Иске Сәфәр китапханәсенә 2017 нче елда кайтачак журналлар белән танышырга килделәр. Китапханәче "Ялкын"  журналының беренче санына күзәтү үткәрде. Йолдыз Зәкиеваның "Карга баласы" хикәясен аеруча яратып тыңладылар, соңыннан кошлар турында фикер алышулар булды. Журнал уртасындагы Динара Федотованың шигырьләреннән укучылар "Тылсым илендә кунакта" дип исемләнгән кечкенә  китапчык ясап куйдылар. Бигрәк тә Луиза белән Гөлия үз эшләреннән канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International