Район буенча укытучыларыбызның бәйгеләрдә катнашулары дәвам итә.7 класс җитәкчесе Хабибуллина Илсөяр Илгиз кызы Мари-Суксу мәктәбендә уздырылган "Ел класс җитәкчесе" бәйгесендә катнашты.
27 нче январь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә "Балкыш" кызыксыну клубының чираттагы очрашуы булып үтте.
26нчы гыйнварь көнне Сәфәр мәдәният йортында "Белемле шәхес - замана тоткасы" дигән исем астында студентлар белән очрашу булды.
Отчет жыелышы.
Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә парламент дәресе үтте. Темасы: Законнар кайда туа?. Үткәрде тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Газизов Г.Ф.
25 нче гыйнварь көнне Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә 6 нчы сыйныф укучылары "Минем шәҗәрә" конкурсында катнаштылар. Иң яхшы дип табылдылар: Вагыйзова Азалия һәм Газизова Ильзирә- 1 урында, Рашитова Айгөл һәм Мадъярова Зилия, Фардиев Булат һәм Маннапова Илсөяр 3 урында. Катнашучыларга укуларында уңышлар, сәламәтлек теләп калабыз!
25 январь көнне Иске Кормаш мәдәният йортында авыл советының еллык эшләре буенча отчет җыелышы булып узды.Җыелышта район вәкилләре һәм авыл халкы катнашты. Җыелыш башында Актаныш районының мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт тәкъдим ителде.
"Шәхес тәрбияләү" дигән исем астында педагог - оештыручылар бәйгесе.