Актанышта район алдынгыларының традицион слеты бүген, 27 гыйнварда район мәдәният сараенда үтте. Әлеге бәйрәм районыбызда һәр яңа ел башында хезмәт уңганнарын бәяләү, хөрмәтләү максатыннан уздырыла. Бәйрәмгә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, һәр тармактан алдынгылар, ветераннарыбыз, барлыгы 500 дән артык кеше чакырылган иде.