Актаныш 1 нче санлы мәктәбе алдынгылар слетында

2017 елның 28 гыйнвары, шимбә

27 нче гыйнвар көнне мәдәният сараенда районыбызның алдынгылары слеты үткәрелде. Бу бәйрәмдә мәктәбебез коллективына 2016 нчы елда югары күрсәткечләргә ирешеп база мәктәпләре арасындагы бәйгедә I нче урын яулаган өчен диплом тапшырылды. Башлангыч сыйныф укытучысы Галлямова Лилия Васиковна тирән белемле, зирәк, югары әхлаклы алмаш тәрбияләгәне, мәгариф өлкәсендә куйган хезмәтләре өчен районыбыз башлыгы Фаил Мисбахович Камаевның рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре укытучысы Хазиев Равил Фагитзянович яшь белгечләр арасында билгеләнеп үтелде. Афәрин! Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International