Татар телен дөнья күләмендә таныткан бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичәдә, икенче санлы Актаныш урта мәктәбенең укучылары бик актив катнашты. Алар район күләмендә уздырылган чарада катнашып, югары бәяләнеп, рәхмәт хатына ия булдылар...
Апрель аенда ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Язучылар берлеге тарафыннан оештырылган "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенә йомгак ясалды. Икенче санлы Актаныш урта мәктәбеннән 10б сыйныф укучысы Галләмова Айгизә (Укытучысы Камаева Э.Р.) бәйгенең лауреаты булды. Чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез!
Г.Тукай көннәре уңаеннан икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсе әгъзалары белән мавыктыргыч очрашу узды. Л.Гыйлем, А.Авзалова һәм Э.Гыймазовалар чыгыш ясады, үзләренең шигырьләрен укыдылар, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Очрашу башлангыч сыйныф укучыларының әдәби-музыкаль композициясе белән үрелеп барды.
Укырга...
Тулырак...
Тулырак...
30 апрель Яна Кормаш мэдэният йорты каршында "Карга боткасы" бэйрэме узды. Жырлы-биюле матур бэйрэм барлык авылдашларны жыйды. Бэйрэм ботка ашау һәм коймак белән чәй эчу белэн дэвам итте.
26 апрель көнне татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның тууына 131 ел