28 апрель көнне, Актанышның үзәк урамнары буйлап РСФСРның атказанган остазы Цыганов Георгий Василий улы истәлегенә җиңел атлетика буенча эстафета булып узды.
Ярышларның төп максатлары: укучыларның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм районыбыз мәктәләрендә җиңел атлетиканы популярлаштыру .
Эстафетада районыбыз мәктәпләреннән 140 укучы катнашты.