1 майда Актанышта “карга боткасы” пешерделәр. Күркәм традициягә әверелгән әлеге чара быел да “Бүләк” чаңгы базасына райондашларны җыйды.
Бәйрәмне тамаша кылырга, ботка ашарга, уен- бәйгеләрдә катнашырга нәниләр дә, әти-әниләр дә, әби – бабайлар да килгән иде.