26 апрель - татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның туган көне. Бу көнне, Актаныш район балалар бакчалары, мәктәпләр, китапханәләр, һәм барча халык шигърият бәйрәме буларак билгеләп үтә. Шушы күренекле дата уңаеннан, Актаныш “Яшьлек” милли мәдәни үзәгендә Г. Тукайга багышланган “ Тукай яши безнең йөрәкләрдә”дигән исемдә әдәби музыкаль кичә булып узды. Бу искиткеч матур бәйрәмне Актаныш балалар һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре оештырды. Шигырь бәйрәменә шигърият сөюче, Тукайны яратучы бик күп кеше җыелды. Әдәби музыкаль кичә шагыйрьнең “Бәйрәм бүген” дигән шигырь юллары белән башланып китте.
“Мин беләм, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!”
Чыннан да, “Яшьлек” милли мәдәни үзәгендә бу көн бәйрәмчә, күңелле иде. Тукай әкиятләре геройлары булып киенгән балаларның күңелле шау – шуы бәйрәмгә аерым бер бизәк өстәде.
Бәйрәмгә килгән кунакларны, кечкенә тукайчыларны “Татмедиа” АҖ Актаныш мәгълүмат – мөхәррият филиалы җитәкчесе Илназ Хөҗҗәтов котлады.
Бәйрәмне “Алтынчәч” балалар бакчасының бию коллективы ачып җибәрде. Кечкенә үзешчән артистлар зур осталык белән татар биюе башкардылар. Бәйрәм китапханәчеләр һәм катнашучыларның чыгышлары белән үрелеп дәвам итте. Балалар бакчасы кечкенәләре, мәктәп укучылары, өлкәннәр Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бәйрәмдә чыгыш ясаучылар үзләренең рольләрен зур осталык белән башкардылар. Бәйрәм кичәсендә “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсе әгъзаларының да катнашуы зур куаныч өстәде. Алар Тукайга багышлап язган иҗат җимешләрен халыкка җиткерделәр.
Бәйрәм Г. Тукайның “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.
Шигырь бәйрәменә килгән халыкның күплеген, балаларның Г. Тукайның шигырьләрен ничек хис белән башкаруларын, әкият геройлары булып зур осталык белән уйнауларын күреп, без – китапханәчеләр, Г. Тукайның бөеклегенә, халыкның аны ничек яратуына тагын бер кат инандык.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
е
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
