Г.Тукай көннәре уңаеннан икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсе әгъзалары белән мавыктыргыч очрашу узды. Л.Гыйлем, А.Авзалова һәм Э.Гыймазовалар чыгыш ясады, үзләренең шигырьләрен укыдылар, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Очрашу башлангыч сыйныф укучыларының әдәби-музыкаль композициясе белән үрелеп барды.