ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

21-28 августка кадәрге нәтиҗәләр буенча иң күп икмәк җыйнап алган 10 комбайнчыга бирелүче муниципаль район башлыгының махсус премиясенә бу юлы Чиялек хуҗалыгыннан Шәехов Азат, Актаныш агрофирмасыннан Шәкүров Эльвард, Шәңгәрәев Альберт, Мөхәмәтов Эльбрус , Җәмилов Зәки, Башак хуҗалыгынннанНуретдинов Мирдәлиф,  Мәрдәнов Нәвис, Хәйдәров Динар, СПСК Агыйделдән Бикмөхәмәтов Хәлим, Эконом хуҗалыгыннан Кадыйров Надирлар лаек булды

Корбан бәйрәме - Аллаһы безгә насыйп иткән зур гыйбадәт, ди Татарстан мөфтие үз мөрәҗәгатендә.

Быел Корбан гаете 1 сентябрьгә туры килә. Биш көнлек эш атнасында 1, 2 һәм 3 нче сентябь ял көне булып санала. 

"Актаныш басмалары" ял паркында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит "акциясе кысаларында белем иленә тәүге адымнарын ясаячак нәни райондашларыбызга уку кирәк-яраклары тапшырылды

Тантаналы чарада район башлыгы Фаил Камаев һәм Федераль Казначылык идарәсенең ТР буенча җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов катнашты.

Кичә, 30 августта бөтен Татарстан территориясендә Республикасы көне билгеләп үтелде. Шулай ук районыбыз да читтә калмады. Актанышта бәйрәм чаралары узды, анда райондашларыбыз һәм кайткан кунаклар үз гаиләләре белән ял итә алды.

29 августта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ел саен муниципаль берәмлекләр арасында уздырыла торган бәйгедә җиңүчеләргә 100 автомобиль ачкычын тапшырды. Актаныш районыннан бәйге җиңүчеләре дип Иске Кормаш авыл җирлеге башлыгы Ильшат Кашбразиев, Иске Сәфәр авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сәйфетдинова, Чуракай авыл җирлеге башлыгы Тимергази Хасанов табылдылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International