Кичә, 30 августта бөтен Татарстан территориясендә Республикасы көне билгеләп үтелде. Шулай ук районыбыз да читтә калмады. Актанышта бәйрәм чаралары узды, анда райондашларыбыз һәм кайткан кунаклар үз гаиләләре белән ял итә алды.
Иртәнге якта "Үз мәктәбеңә булыш" хәйрия акциясе узып, «Социаль ипотека» программасы буенча төзелгән йортларны тапшыру булса, кичке якта исә үзәк стадионда бәйрәм хөрмәтенә оештырылган футбол уеннары узды, шулай ук "Актаныш басмалары" ял паркында кичке бәйрәм гөрләде. Аның программасында балалар өчен төрле күңел ачулар, дискәтүк, кичке салют һәм махсус кунаклар - Салават Миннеханов-Гүзәлем башкаруында концерт-тамаша узды.