31 август – Ветеринария хезмәткәрләре көне

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Ветеринария хезмәте – иң борынгы һәм игелекле һөнәрләрнең берсе. Мал табиблары үзләренең тынгысыз хезмәтләре белән терлекләр һәм бөтен кешелек сәламәтлеге сагында тора. Аларның көндәлек тырышлыгы  профилактика һәм дәвалау эшчәнлеген камилләштерүгә юнәлдерелгән. Мал табиблары райондагы эпизоотик хәлнең тотрыклылыгы өчен дә җавап бирүчеләр.  Шуның өчен дә алар белемнәрен дә, сәләтләрен, тырышлыкларын да терлекләр саулыгын кайгыртуга багышлый, халыкны сыйфатлы азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүгә лаеклы өлеш кертә, ветеринариянең күптәннән килгән традицияләрен саклый һәм үстерә.

Барлык ветеринария хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итеп, җаваплы эшегездә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International