Актанышта беренче сыйныфка баручыларга уку кирәк-яраклары тапшырылды

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

 "Актаныш басмалары" ял паркында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит "акциясе кысаларында белем иленә тәүге адымнарын ясаячак нәни райондашларыбызга уку кирәк-яраклары тапшырылды, дип яза җирле басма.

Быел район буенча 406 бала беренче сыйныфка укырга керә. Шулар арасында аз керемле, авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар да бар. Бүген шуларның 22се район башлыгы Фаил Камаев һәм районыбызның олы кунагы Федераль Казначылык идарәсенең ТР буенча җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов,кулыннан мәктәп портфельләре алдылар. Шулай ук мәктәптә укучы 18 балага спорт костюмнары тапшырылды.

Бәйрәмдә катнашучы балаларның йөзләрендә шат елмаю иде, алар "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясендә үз өлешен кертүчеләрнең һәммәсенә дә алкышлар белән рәхмәтләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International