Актаныш районы авыл җирлеге башлыклары ТР Президенты кулыннан автомобиль ачкычы алдылар

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

29 августта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ел саен муниципаль берәмлекләр арасында уздырыла торган бәйгедә җиңүчеләргә 100 автомобиль ачкычын тапшырды. Актаныш районыннан бәйге җиңүчеләре дип Иске Кормаш авыл җирлеге башлыгы Ильшат Кашбразиев, Иске Сәфәр авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сәйфетдинова, Чуракай авыл җирлеге башлыгы Тимергази Хасанов табылдылар. 

Чара Казанда Татарстан Республикасы көне алдыннан ТР Дәүләт Советы бинасы янында узды. Тантанада ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Руслан Нигъмәтуллин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнаштылар. 

Быел республика этабына 200 гариза килгән. Бәяләү муниципаль берәмлек составына кергән торак пунктлар саны, район үзәгеннән ераклыгы, бер кешегә ел саен сафка кертелә торган торак күләме, урыннарда кече һәм урта эшкуарларга ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыру барышы, гражданнарның үзләрен эш белән тәэмин итүләре һәм башка күрсәткечләр буенча алып барылды.

"Муниципалитет – хакимияткә караш формалашкан урын, - диде чыгышында Рөстәм Миңнеханов. - Үз эшебездә без территорияләрнең, җирлек, район һәм шәһәр җитәкчеләрнең абруе үсешенә зур игътибар бирәбез ".

Быел 93 авыл җирлеге һәм шәһәр округларының җиде муниципаль оешмасы җиңүче булды.

Җиңүчеләргә Рөстәм Миңнеханов "Шевроле Нива" автомобильләре һәм "Форд Транзит" микроавтобуслары ачкычлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International