Бүген, 7 февраль көнне, Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре, 1нче санлы Актаныш мәктәбенең 2Г сыйныф укучылары белән ( сыйныф җитәкчесе Гөлнара Акбирова) куркынычсыз Интернетка сәяхәт ясадылар. Безгә ярдәмгә Фиксиклар килде.
Ярышлар 11.00 сәгатьтә башлана, теркәлү өчен 9.30 сәгатькә җыеласы.
Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында сөт җитештерү күләме буенча республиканың беренче унлыгына керә. 5 февральдә районда 144 тонна сөт савылган.
Очрашу Актанышта 27 февральдә 15,00 сәгатьтә "Яшьлек" мәдәни үзәгендә узачак
Иртәгә, 7 февраль көнне 10.30 сәгатьтә "Яшьлек" мәдәни үзәгендә Актаныш муниципаль районының кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре белән "түгәрәк өстәл" формасында очрашу оештырыла
5 февраль көнне “Лачын” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе” Актаныш муниципаль районының өстәмә белем бирү муниципаль автоном учреждениесенә яңа җитәкче билгеләнде. Әлеге вазыйфаны Рамил Галиев башкарачак.
2018 елның 6 февралендә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында 144 тонна сөт саудылар.
Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының икътисад бүлеге Актаныш районы халкына Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталында теркәлү аша “Хезмәтнең “соры” базары” категориясе буенча “Халык контроле”нең дәүләт мәгълүматый системасына гариза бирү юлы аша “соры” эш хакы түләү фактлары турында хәбәр итү мөмкинлеге турында хәбәр итә.