Фиксиклар белән куркынычсыз Интернетка сәяхәт.

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

Бүген, 7 февраль көнне, Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре, 1нче санлы Актаныш мәктәбенең 2Г сыйныф укучылары белән ( сыйныф җитәкчесе Гөлнара Акбирова) куркынычсыз Интернетка сәяхәт ясадылар. Безгә ярдәмгә Фиксиклар килде.

 Максатыбыз – Интернетның файдалы һәм зарарлы яклары белән таныштыру. Интернеттан дөрес  һәм нәтиҗәле файдаланырга өйрәтү, буш вакытны файдалы үткәрү күнекмәләре булдыру.

Танып-белү сәгате бик күңелле башланып китте. Укучылар төрле төстәге фишкалар ярдәмендә өч төркемгә бүленделәр һәм бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп, бүгенге чарабызның темасын ачыкладылар. “Исәнләшү” уены аша янәшәдәге дуслар һәм интернет аша танышкан дуслар арасындагы аерманы ачыкларга өйрәнделәр. Балалар өчен булдырылган “Бала” һәм “Вебландия” сайтларына күзәтү ясалды. Чара, “Фиксиклар белән куркынычсыз Интернетка сәяхәт” презентациясе белән үрелеп барды. Укучылар Фиксикларның Интернет турында әйткән файдалы киңәшләрен тыңладылар. Соңыннан куркынычсыз интернет буенча алган белемнәр буенча фикер алышу булды. Һәр укучыга “Интернеттан дөрес файдалану буенча киңәшләр” исемле буклетлар өләшенде. Чарада 22 укучы катнашты.

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International