“Лачын” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе” яңа җитәкчеле булды

2018 елның 6 феврале, сишәмбе

5 февраль көнне,  “Лачын” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе”  Актаныш муниципаль районының өстәмә белем бирү муниципаль автоном учреждениесенә яңа җитәкче билгеләнде. Әлеге вазыйфаны  Рамил Галиев башкарачак. 

Рамил Әхмәт улы  һәркемгә  ДОСААФның район оешмасы җитәкчесе буларак таныш. 

 “Лачын” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбен бүгенге көнгә кадәр җитәкләгән  Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре Әхмәтов Фирдәвис Гаяз улы исә лаеклы ялга китте. 

P.S. Үз теләге белән пенсиягә чыккан Фирдәвис Гаяз улы  күпләргә үрләр яуларга ярдәм иткән, кемнәр өчендер спорт өлкәсендәге уңышларга беренче “трамплин” булган әлеге спорт мәктәбен күп тә түгел, аз да түгел, ә нәкъ менә 7 ел, 7 ай һәм 7 көн җитәкләгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International