Сәнгатьнең бөек көче.

2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе
Концертны Адай һәм Күҗәкә авылы балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар башлап җибәрде. Сәхнәдә тәүге адымнарын атлаучы нәниләр үзләрен чын артистларча тоттылар. Эстафетаны Адай башлангыч мәктәбе укучылары дәвам итте. Алып баручы Нариман Галимҗановның осталыгы тамашачыларда соклану хисләре тудырды. Ул сәхнәдә ут уйнатып биеде дә, тамашачыларны гармун моңнарына да күмде.Ә мәктәпнең кызлары исә бер-берсен уздырып матур җырлар яңгыратты. Күҗәкәлеләр әти-әниләренең октябрят, пионер чакларын искә төшереп, хәтирәләр яңарттылар. Юмор хисенә бай булган сценарий нигезендә  Зәйнәп Фазлыева, Фәнис Фаррахов, Айназ Хайбиевләр концертны дәвам итте. Мәктәп укучылары төрле халыкларның милли биюләрен, халкыбызның моңлы җырларын зур осталык белән башкардылар һәм тамашачыларның мәхәббәтен яулады.Концертны карарга килгән авыл халкы һәр чыгышны алкышларга күмде һәм мәктәп коллективына рәхмәтләрен белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International