Актаныш муниципаль районында 5 февральдә 144 тонна сөт сауганнар

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында сөт җитештерү күләме буенча республиканың беренче унлыгына керә. 5 февральдә районда 144 тонна сөт савылган.

Сөт җитештерүгә үзләреннән иң күп өлеш кертүчеләр арасында «Әнәк» агорофирмасы” ҖЧҖ терлекчеләре (узган тәүлектә - 27,2 тонна), «Актаныш» агрофирмасы” (21,9 тонна), «Нур Баян ис.» ҖЧҖ (12 тонна), «Таң» ҖЧҖ (11,9 тонна), «Башак» ҖЧҖ (9,5 тонна), «Чишмә» ҖЧҖ (7,9 тонна), «Тамыр» ҖЧҖ (7,6 тонна) һәм башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре.

Бер сыердан тәүлеккә иң күп сөт “Әнәк” агрофирмасы” ҖЧҖендә савылган – 20,1 кг. «Тамыр» ҖЧҖендә бу күрсәткеч - 18,7 кг, «Чишмә» ҖЧҖендә – 16,9 кг.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International