Яңа Әлем китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары катнашында бөек рус язучысы Лев Толстойның тормыш юлына, ижатына багышланган әдәби сәгать узды.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы конкурс игълан итә.
Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбендә, "Кайда үлем белән сату итәләр, хәбәр ит!" акциясе кысаларында, "Сәламәтлек синең кулларда" дип исемләнгән класс сәгатьләре узды.
Чалманарат авылы китапханәсендә балаларның кул эшләреннән оештырылган "Күңелем бизәкләре" исемле күргәзмә - бәйгегә йомгак ясалды.
22 март көнне 8 сәгать 20 минутта "Бизнес FM" радиосында Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең күчемсез милеккә электрон рәвештә дәүләт теркәве уздыру бүлеге җитәкчесе Ада Зәйдуллина катнашында тапшыру эфирга чыгачак.
20 март көнне Татар Суыксу авылы китапханәсендә “Шигырьләр түшәлгән сукмакта” дип аталган шигърият кичәсе узды.
22 мартта Татарстанда төнлә һәм көндез көньяк-көнчыгыш районнарында кар көртләре булуы һәм кар явуы көтелә, дип хәбәр итә Гидрометерология үзәге.
21 март көнне Әтәс авылы китапханәсендә балалар өчен халкыбызның яраткан шагыйре Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган шигырь кичәсе узды.
1999 елда хезмәт хакын түләүне тоткарлау белән бәйле булган авыр социаль хәл аркасында Җинаять кодексына 145.1. маддә кертелгән иде.
Бүген Актаныш авылының Буләк аланында Нәүрүз бәйрәме гөрләде.