Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбендә, "Кайда үлем белән сату итәләр, хәбәр ит!" акциясе кысаларында, 1 - 4 һәм 5 - 7 сыйныф укучылары белән "Сәламәтлек синең кулларда" темасына багышланган класс сәгатьләре узды. Сөйләшүдә Байсар участок хастаханәсе педиатры Гүзәл Фазлыева да катнашты. Ул балаларга тискәре, зарарлы гадәтләрнең организмга йогынтысы турында сөйләде, киңәшләрен бирде.