Нәүрүз бәйрәме үзенә дәште

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

Бүген Актаныш авылының Буләк аланында Нәүрүз бәйрәме гөрләде. Әлеге язны каршы алу бәйрәмен районыбызның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия - интернат коллективы оештырды. Бәйрәм барышында балалар татар халкының милли йолаларын барлады, Нәүрүзгә багышланган такмаклар әйтеше. Укучылар белән бергә өлкәннәр дә әлеге күңелле уеннарда катнашты. Кыш бабай, әлбәттә, үз биләмәләрен яз кызы Нәүрүзбикәгә тапшырырга ашыкмады - көч сынашырга дәште. Әмма яз гүзәле һәр сынауда да үзенең өлгерлеген, тапкырлыгын күрсәтеп, Кыш бабайның барлык шартларын да төгәл үтәде һәм җиңүгә иреште.

Бәйрәмгә килгән кунаклар өчен якында гына зур казанда пылау пеште, табаларда коймак чыжлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International