20 март көнне Татар Суыксу авылы китапханәсендә “Шигырьләр түшәлгән сукмакта” дип аталган шигърият кичәсе узды. Кичә барышында китапханәнең даими укучылары үзләре иҗат иткән шигырьләре белән уртаклашты. Әлеге әдәби чара чәй табыны артында дәвам итте.