Әтәс авылы китапханәсеннән язалар

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

21 март  көнне  Әтәс  авылы китапханәсендә балалар өчен халкыбызның яраткан шагыйре Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган шигырь кичәсе узды. Кичә барышында балалар   шагыйрь иҗат иткән шигырьләрен яттан сөйләде, сорауларга  җавап  бирде. Шулай  ук  "Без   Роберт  Миңнуллин иҗатын яратабыз" дип исемләнгән китап  күргәзмәсенә  күзәтү ясалды. Чара ахырында балаларга  истәлекле  бүләкләр тапшырылды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International