ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

13 декабрьдә Яр Чаллы шәһәрендә «Социаль ярминкә-2018» коммерцияле булмаган оешмалары республика хәйрия фестиваленең зона этабы узачак. Социаль проектлар бизнес вәкилләренә үзара файдалы хезмәттәшлек тәкъдим итәчәк.Чаллы бизнес-структуралары вәкилләренә 11 проект тәкъдим ителәчәк, шул исәптән Түбән Кама, Зәй, Сарман, Әгерҗе, Минзәлә, Мөслим һәм Актаныш муниципаль районнарыннан да.

 

2018 елның 12 декабрендә, Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәсе  нигезендә, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия   гражданнарны кабул итү көне уздырылды.

Мөрәҗәгать итүчеләрне Актаныш район башлыгы Э.Н.Фәттахов кабул итте. Җир, торак мәсьәләләре һаман актуаль булып кала, мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе бүген дә район башлыгына гозерләрен шул юнәлештә җиткерде. Сәламәтлек торышы, шифаханәләрдә дәвалану, юл-транспорт маршрутлары буенча да хәл итәсе аерым очраклар бар.

Энгель Нәвап улы һәр сорауны игътибар белән тыңлады. Җаваплы кешеләргә күрсәтмәләрен бирде. Һәр сорау буенча да гозерләрнең үтәлеше район башлыгының игътибарында булачак.

 

 


11
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген – 11 декабрь көнне Актаныш  районы башлыгы Энгель Фәттахов авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлекчелек тармагы үсешен карады. Аерым алганда, ул “Ташкын” хуҗалыгында, “Актаныш” агрофирмасының Киров бүлекчәсендә, “Чишмә” агрофирмасында булды. Хуҗалыкларда ул районга килгән тәҗрибәле белгеч - RMN Lachish industries  компаниясе партнеры  идарәчесе Игорь Барингольц белән булды. Хуҗалыкларда терлекчелек тармагы торышы белән танышып, сөтчелек буенча максатчан шөгыльләнүдә Израиль тәҗрибәсен өйрәтүче Игорь Михайлович    җитәкчеләр  белән фикер алышты, яңа технологияләр хакында сөйләде һәм конкрет максатлар куйды.

Бүген район башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлек җитәкчеләре   белән берлектә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, фермерлар катнашында терлекчелек тармагында 11 айлык эшчәнлеккә йомгак ясадылар.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев авыл җирлекләрендә шәхси секторда терлек асрауның 11 айлык һәм ай эчендәге күрсәткечләре белән таныштырды.

Районның  авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   бүлек җитәкчеләре Дилүс     Мөхәмәтдинов, Гүзәл Шагиәхмәтова, Айрат Мөхәмәтдинов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгиз Ялалов район хуҗалыкларында терлекчелек барышы, агымдагы мәсьәләләр, унбер айлык һәм айлык эшчәнлек белән таныштырдылар.

 

Киңәшмә  азагында  район  башлыгы Энгель Фәттахов ел ахырында   булган  бурычларны  билгеләде,   эштәге  кимчелекләр  турында  сөйләде,  шулай  ук    ай  йомгаклары  буенча  алдынгыларны  бүләкләде. 

Терлекчелек  тармагының  2018  елның ноябрь ае йомгаклары   буенча  күчмә  символик    «Ат» ка Нур Баян исемендәге хуҗалык лаек булды.

Бүген хакимиятнең утырышлар  залында район башлыгы Энгель Фәттахов һәм район Советы аппаратының һәм башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, территориаль органнар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында “Актаныш муниципаль районының 2019 елга һәм 2020, 2021 еллар чорына бюджеты турында” проекты карары буенча ачык тыңлаулар узды.

Актаныш муниципаль районы финанс-бюджет Палатасы рәисе Кадрия Каюмова “Актаныш муниципаль районының 2019 елга һәм 2020, 2021 еллар чорына бюджеты турында” проектының карарын тәкъдим итте.

Россия Федерациясе Конституциясе көне һәм “Гражданлык сәгате” проекты кысаларында Актаныш районында 12 яшь гражданга паспорт тапшырылды.

Тантаналы чарада “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсе сәяси советы әгъзасы Илфак Бариев, “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Зәһинә Исламова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча  бүлеге җитәкчесе урынбасары Ильнар Сафин катнашты.

 

“БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең XVIII съездында, партия съезды карарлары нигезендә,  партиянең югары Советы яңартылды. Аның генераль Советы составына да үзләрен уңай яктан гына күрсәткән, танылган дәүләт эшлеклеләре кертелде.

Якташыбыз – РКБның баш табибы, “Сәламәт киләчәк” төбәк проекты координаторы Рафаэль Шәвәлиев “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең генераль Советына кертелде.

2018 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькәчә, Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәсе  нигезендә, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия   гражданнарны кабул итү көне уздырыла.

Актаныш районында  кабул итү  район башкарма комитеты бинасында( Актаныш авылы, Ленин проспекты, 17 нче йорт) үткәреләчәк.

Мөрәҗәгать итүчеләрне Актаныш район башлыгы Э.Н.Фәттахов, район башкарма комитеты җитәкчесе И.Ш. Бариев кабул итәчәк.

Алдан язылу таләп ителми.

Белешмәләр өчен телефон – 8(85552) 3-44-12.

Гомумроссия гражданнарны кабул итү көнендә шулай ук һәр авыл җирлегендә дә авыл башлыклары 12.00-20.00 сәгатьләрдә гражданнарны кабул итәчәк.

Кичә -  Г. Камал исемендәге академия театры сәхнәсендә XVIII “Идел-йорт” төбәкара театр конкурсы дипломантларын бүләкләделәр.

Бәйгедә катнашып, Шәриф Хөсәеновның "Әниемнең ак күлмәге" спектакле белән Актаныш районы Иске-Сәфәр авылы театры дипломант исеменә лаек булды.

 

8 декабрь көнне Минзәлә шәһәрендә Минзәлә, Мөслим, Тукай районнары, Актаныш районы Пучы авылы, Чаллы шәһәре көрәшчеләре арасында ачык турнир булып узды. Әлеге бәйгедә  Пучы балалар ижат үзәгендә шөгыльләнүче көрәшчеләребез призлы урыннарны яуладылар. Үз авырлыкларында уңышлы чыгыш ясаган укучылар:

Шәмсиев Илназ - 1 урын;

Гыйлемов Салават - 1 урын;

Хәбетдинов Салават - 1 урын;

Марданов Ришат - 2 урын;

Рузибоев Дамир - 3 урын;

Заһиров Булат - 3 урын.

Котлыйбыз, егетләр!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International