ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2019 ел
якшәмбе

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз явым-төшемнәр, нигездә, яңгыр рәвешендә. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.  Җил көньяк-көнбатыштан, төнлә урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә 0..+2 ˚.

Көндез максималь һава температурасы +5..+7 ˚.

Татарстан Республикасы буенча:

Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз явым-төшемнәр, нигездә, яңгыр рәвешендә. Төнлә һәм көннең беренче яртысында аерым районнарда томан. Җил көньяк-көнбатыштан, төнлә урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә 0..+4 ˚.

Көндез максималь һава температурасы +4..+9 ˚.


30
март, 2019 ел
шимбә

Казан буенча:

Болытлы. Юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр. Аерым районнарда төнлә буран, көндез томан. Җил көньяк-көнбатыштан, төнлә көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -3..+ 2 ˚; көндез максималь һава температурасы +3..+8 ˚.

Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык.

Татарстан Республикасы буенча:

Болытлы. Күпчелек районнарда юеш кар, яңгыр һәм сибәләп торучы  явым-төшемнәр. Урыны белән томан. Җил көнбатыштан, секундына 6-11, төнлә һәм иртән урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә 0..+5 ˚. Көндез максималь һава температурасы +3..+8 ˚. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык.


29
март, 2019 ел
җомга

27 мартта Яр Чаллы шәһәрендә пианист-виртуоз, Россия Федерациясенең халык артисты, дөньякүләм танылган йолдыз Денис Мацуев концерты булды. 25 һәм 26 март көннәрендә Мәскәү музыка мәктәбенең иң яхшы педагоглары сәләтле балалар өчен мастер-класслар оештырдылар. Быелгы тыңлауларда Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары музыка һәм сәнгать мәктәпләренең йөзгә якын укучысы катнашты.

 

Чараны Дәүләт Думасы депутаты, икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина ачты, ул Яр Чаллы бер мандатлы округы районнарыннан музыка мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләрне тыңларга чакыру инициаторы булды:

-"КАМАЗ" җәмгыяте нигез салган күркәм гадәт буенча, язны  быел да дөнья дәрәҗәсендәге йолдызлар концерты белән каршы алабыз.  Денис Мацуев белән бергә  икенче ел рәттән, тамашага чакырып, яшь талантларны бергә туплыйбыз. Мәскәү музыка мәктәбенең танылган педагоглары Чаллы, Минзәлә, Менделеевск, Әгерҗе һәм Алабугаданкилгән талантлы балаларга мастер-класслар үткәрәрләр һәм тавышларын тыңлап карыйлар. Иң яхшы тавыш ияләре  «Яңа исемнәр» фонды стипендиатлары булачак һәм Суздальда Халыкара җәйге иҗат мәктәбендә белем алачак. Әлеге чара нәни йолдызчыкларыбызның хыялларын чынга ашыра, чын күңелдән шатмын!

Әлфия Когогина һәм Денис Мацуев җиңүчеләргә җәйге иҗат мәктәбенә стипендия һәм юлламалар тапшырдылар.

Казан буенча:

Болытлы, төнлә һәм иртән аязучан. Кар һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр.

Көндез урыны белән буран. Җил көньяк-көнбатыштан, төнлә 6-11 м/с; көндез - 8-13, көчәйгәндә 18 м/с кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -3..- 5 º, көндез максималь һава температурасы 0 ..+2 .º

Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

Татарстан Республикасы буенча:

Болытлы, төнлә һәм иртән аязучан. Кар һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр, көндез урыны белән яңгыр. Көндез урыны белән буран.

Җил көньяк-көнбатыштан, төнлә 6-11 м/с; көндез - 8-13, урыны белән көчәйгәндә 15-20 м/с.

Төнлә һаваның минималь температурасы -1..- 6 º, көндез максималь һава температурасы -1 ..+4 º.

Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

 

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров 27 мартта Түбән Новгородның «Комедія " театрында булды, спектакль башланыр алдыннан тамашачыларны һәм актерларны театр көне белән котлады.

 

Россия Президенты Владимир Путин Фәрманы белән 2019 ел - Россия Федерациясендә театр елы дип игълан ителүен искәртте. Игорь Комаров Идел буе федераль округында театр эшчәнлеге белән бәйле төрле инициативаларга ярдәм итү эше алып барылуын, ләкин яшьләрне театр мохитенә җәлеп итүгә аерым игътибар бирелүен билгеләп үтте.

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы  вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров округта мәктәп һәм студентлар коллективларының «Театраль Идел буе» фестивале башлануын игълан итте. Әлеге проект 2019 елда Идел буе федераль округы төбәкләреннән меңнән артык мәктәп һәм 130 студент театрын берләштерүче  төп мәдәни вакыйгаларның берсе булачак.

Аның нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы спектакль», «Иң яхшы режиссер эше», «Иң яхшы актер», «Иң яхшы актриса» номинацияләрендә җиңүчеләр игълан ителәчәк. Финалист-театрларның спектакльләре телевидение аша, интернетта ачык режимда күрсәтеләчәк. Фестивальнең шәхси сайты булдырылачак, анда да спектакльләр күрсәтеләчәк.

Республикада төбәк этабы ике өлештән торачак: муниципаль һәм төбәк этабы. Тавыш бирү юлы белән татарстанлылар иң яхшы мәктәп һәм студентлар театр коллективларын сайлаячаклар, алар республика данын иҗади ярышларның округ этабында яклаячак.

 

"Мәктәп укучылары өчен “АгроНТИ - 2019” Бөтенроссия конкурсын РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә кече предприятиеләрдә фән-техника өлкәсе эшчәнлеге фонды уздыра.

Конкурсның максаты - авыл мәктәбе укучыларын авыл хуҗалыгы өлкәсендә милли технология инициативалары белән таныштыру, авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләр, пилотсыз җайланмалар кулланылышын актуальләштерү.

“АгроНТИ-2019” конкурсы дүрт этапта үтә. Читтән торып узасы этапта -1-25 апрель аралыгында Россиянең барлык төбәгендә яшәүчеләр дә катнаша ала. Төбәк этабы 12-13 май көннәрендә уза. Беренче этапта җиңүчеләр икенче этапта Казан дәүләт аграр университеты базасында көч сынашачак. Финал Россиянең ике шәһәрендә узачак. Әлмәттә ул - 31 август-1 сентябрь, ә Белгород шәһәрендә 5-6 сентябрь көннәрендә. Җиңүчеләр Мәскәүдә “Алтын көз-2019” күргәзмәсе кысаларында бүләкләнәчәк.

Бәйгедә дүрт юнәлеш - агрокоптер, агроробот, агрокосмос һәм агрометео буенча көч сынашырга мөмкин.


28
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Актаныш авылындагы "Батыр" универсаль спорт комплексында район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов призына  27-28  март көннәрендә милли көрәш буенча ярышта урта, тугызьеллык мәктәпләрдән килгән 138 яшь көрәшче катнашты.

Ачылу тантанасында район башлыгы Энгель Фәттахов укучыларга уңышлар һәм чиста җиңү теләде, үзе дә укучыларыбызның көрәшен карады, республика көрәш бәйгеләрендә үзләрен сынап карарлык бил ныгыткан яшь батырларны барлады.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында бүген – 28 март көнне Актанышта эшлекле сәфәрдә булучы Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров катнашты.

Тугызьеллык мәктәпләр арасында Иске Кормаш – өченче, Богады – икенче, Татар Ямалы мәктәбе беренче урын яулады.

Урта мәктәпләр арасында  беренче урында – Пучы, икенче урында  - Актанышның 1нче, өченче урында кадет мәктәбе.

Бүген Актаныш район ветераннар советы Нурулла Нурлыев җитәкчелегендә Туймазы ветераннары делегациясен кабул итте. Җитәкчеләре Адонис Фазуллин узган ел Актаныш ветераннарының Туймазыда концерт куеп, бар халыкны таң калдыруларын сокланып сөйләде, ветераннар оешмасына истәлек бүләкләрен тапшырды.

Туймазы кунакларын Актаныш район башлыгы Энгель  Фәттахов исеменнән район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова котлады, районның милли җәүһәрләре, гореф-гадәтләре, күренекле шәхесләре белән тагын да якыннанрак танышу өчен туймазылыларны Сөн буе, Ык буе сабантуйларына да чакырды, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Аскы Актанышта ветераннар йортында очрашып, сөйләшеп, ветераннарыбызның җыр-биюләрен тамаша  кылганнан соң, хөрмәтле кунаклар Актаныш Туган як музее, “Батыр” спорткомплексы,  Мәдәният һәм Җиңү парклары, Әнәк авылында Шәрип Шәймиев музеенда сакланучы тарихи ядкарьләребез белән дә танышты алар.

Казан буенча:

Болытлы. Кар һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнбатыштан, секундына 5-10 метр тизлектә, көчәйгәндә 12 метрга кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -1..-3º, көндез максималь һава температурасы 0..+2 º.

Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

Татарстан Республикасы буенча:

Болытлы. Кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр. Төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Җил төньяк-көнбатыштан, секундына 5-10 метр тизлектә, көчәйгәндә 13 метрга кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә 0..- 5 º, көндез максималь һава температурасы 0 ..+5 º.

Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

"БЕРДӘМ РОССИЯ" партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә, депутат төбәк атнасы кысаларында, 27 март көнне төбәк һәм федераль әһәмияттәге мәсьәләләр буенча Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Хәйдәр улы Зиннуров гражданнарны кабул итте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International