Актаныш Туймазы ветераннарын кабул итте

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Актаныш район ветераннар советы Нурулла Нурлыев җитәкчелегендә Туймазы ветераннары делегациясен кабул итте. Җитәкчеләре Адонис Фазуллин узган ел Актаныш ветераннарының Туймазыда концерт куеп, бар халыкны таң калдыруларын сокланып сөйләде, ветераннар оешмасына истәлек бүләкләрен тапшырды.

Туймазы кунакларын Актаныш район башлыгы Энгель  Фәттахов исеменнән район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова котлады, районның милли җәүһәрләре, гореф-гадәтләре, күренекле шәхесләре белән тагын да якыннанрак танышу өчен туймазылыларны Сөн буе, Ык буе сабантуйларына да чакырды, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Аскы Актанышта ветераннар йортында очрашып, сөйләшеп, ветераннарыбызның җыр-биюләрен тамаша  кылганнан соң, хөрмәтле кунаклар Актаныш Туган як музее, “Батыр” спорткомплексы,  Мәдәният һәм Җиңү парклары, Әнәк авылында Шәрип Шәймиев музеенда сакланучы тарихи ядкарьләребез белән дә танышты алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International