"Мәктәп укучылары өчен “АгроНТИ - 2019” Бөтенроссия конкурсын РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә кече предприятиеләрдә фән-техника өлкәсе эшчәнлеге фонды уздыра.
Конкурсның максаты - авыл мәктәбе укучыларын авыл хуҗалыгы өлкәсендә милли технология инициативалары белән таныштыру, авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләр, пилотсыз җайланмалар кулланылышын актуальләштерү.
“АгроНТИ-2019” конкурсы дүрт этапта үтә. Читтән торып узасы этапта -1-25 апрель аралыгында Россиянең барлык төбәгендә яшәүчеләр дә катнаша ала. Төбәк этабы 12-13 май көннәрендә уза. Беренче этапта җиңүчеләр икенче этапта Казан дәүләт аграр университеты базасында көч сынашачак. Финал Россиянең ике шәһәрендә узачак. Әлмәттә ул - 31 август-1 сентябрь, ә Белгород шәһәрендә 5-6 сентябрь көннәрендә. Җиңүчеләр Мәскәүдә “Алтын көз-2019” күргәзмәсе кысаларында бүләкләнәчәк.
Бәйгедә дүрт юнәлеш - агрокоптер, агроробот, агрокосмос һәм агрометео буенча көч сынашырга мөмкин.