27 мартта Яр Чаллы шәһәрендә пианист-виртуоз, Россия Федерациясенең халык артисты, дөньякүләм танылган йолдыз Денис Мацуев концерты булды. 25 һәм 26 март көннәрендә Мәскәү музыка мәктәбенең иң яхшы педагоглары сәләтле балалар өчен мастер-класслар оештырдылар. Быелгы тыңлауларда Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары музыка һәм сәнгать мәктәпләренең йөзгә якын укучысы катнашты.
Чараны Дәүләт Думасы депутаты, икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина ачты, ул Яр Чаллы бер мандатлы округы районнарыннан музыка мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләрне тыңларга чакыру инициаторы булды:
-"КАМАЗ" җәмгыяте нигез салган күркәм гадәт буенча, язны быел да дөнья дәрәҗәсендәге йолдызлар концерты белән каршы алабыз. Денис Мацуев белән бергә икенче ел рәттән, тамашага чакырып, яшь талантларны бергә туплыйбыз. Мәскәү музыка мәктәбенең танылган педагоглары Чаллы, Минзәлә, Менделеевск, Әгерҗе һәм Алабугаданкилгән талантлы балаларга мастер-класслар үткәрәрләр һәм тавышларын тыңлап карыйлар. Иң яхшы тавыш ияләре «Яңа исемнәр» фонды стипендиатлары булачак һәм Суздальда Халыкара җәйге иҗат мәктәбендә белем алачак. Әлеге чара нәни йолдызчыкларыбызның хыялларын чынга ашыра, чын күңелдән шатмын!
Әлфия Когогина һәм Денис Мацуев җиңүчеләргә җәйге иҗат мәктәбенә стипендия һәм юлламалар тапшырдылар.