Татарстан Республикасында «Театраль Идел буе» округ проекты старт ала

2019 елның 29 марты, җомга

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров 27 мартта Түбән Новгородның «Комедія " театрында булды, спектакль башланыр алдыннан тамашачыларны һәм актерларны театр көне белән котлады.

 

Россия Президенты Владимир Путин Фәрманы белән 2019 ел - Россия Федерациясендә театр елы дип игълан ителүен искәртте. Игорь Комаров Идел буе федераль округында театр эшчәнлеге белән бәйле төрле инициативаларга ярдәм итү эше алып барылуын, ләкин яшьләрне театр мохитенә җәлеп итүгә аерым игътибар бирелүен билгеләп үтте.

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы  вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров округта мәктәп һәм студентлар коллективларының «Театраль Идел буе» фестивале башлануын игълан итте. Әлеге проект 2019 елда Идел буе федераль округы төбәкләреннән меңнән артык мәктәп һәм 130 студент театрын берләштерүче  төп мәдәни вакыйгаларның берсе булачак.

Аның нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы спектакль», «Иң яхшы режиссер эше», «Иң яхшы актер», «Иң яхшы актриса» номинацияләрендә җиңүчеләр игълан ителәчәк. Финалист-театрларның спектакльләре телевидение аша, интернетта ачык режимда күрсәтеләчәк. Фестивальнең шәхси сайты булдырылачак, анда да спектакльләр күрсәтеләчәк.

Республикада төбәк этабы ике өлештән торачак: муниципаль һәм төбәк этабы. Тавыш бирү юлы белән татарстанлылар иң яхшы мәктәп һәм студентлар театр коллективларын сайлаячаклар, алар республика данын иҗади ярышларның округ этабында яклаячак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International