Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йортының иҗат коллективлары 2 нче августтан республика буенча гастроль турга чыкты. Алар барлыгы 17 районда чыгыш ясый. Актаныштагы күчмә концерт 13 август көнне “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында узды.
Җырчылар, якташларыбыз Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар алып барган концерт Татарстанда яшәүче төрле халык вәкилләренең сәнгатен колачлап, республикада яшәүче милләтләрнең үзара дус һәм тату яшәвен чагылдырды. Үзбәк, һинд биюләре, татар, рус, төрек телендәге җырлар, «Мирас» фольклор ансамбле чыгышын тамашачы көчле алкышларга күмде. Африкалы Олевир Мукендиның актанышлыларны саф татарча сәламләп, “Мин сине яратам”дип җырлавын гаҗәпләнеп тә, үз итеп тә карады тамашачы. Конго Республикасында туып-үскән кара тәнле Олевир туган телендә дә күңел хисләрен җиткерде. Татарстанның халык артисты Вил Усманов ТР Дәүләт Советына бер мандатлы Ык буе территориаль сайлау округыннан депутатлыкка кандидат, бүген дә ТР Дәүләт Советы депутаты булып торучы Альберт Хәбибуллинның ышанычлысы буларак чыгыш ясады. Халык арасында популяр булган җырларын башкарды. Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова 8 сентябрьдә узачак алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау турында сөйләде, сәяси чарада актив катнашырга чакырды.
15 август көнне 13.30 сәгатьтә “Татарстан 24” телеканалында туры элемтәдә Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы вәкилләре катнашында “Торак-коммуналь өлкә буенча киңәшләр” программасы булачак. Сүз законнардагы мөһим үзгәрешләр, шул исәптән “дача амнистиясе”н яңарту һәм 13 августта үз көченә кергән күчемсез милекне электрон мошенниклардан саклауга юнәлдерелгән закон турында барачак.
Әлеге законнар буенча аңлатмаларны Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең физик затларны дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Галина Гончарова һәм Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина бирәчәкләр.
Шул ук вакытта һәр караучы үзен борчыган сорауны бирә ала. Моның өчен программаның (843) 511-99-66, 8-800-500-32-55 номерын гына җыярга кирәк.
Тапшыру 15:30 һәм 19:30 сәгатьләрдә кабатлап күрсәтелә; шимбә көннәрендә эфир вакыты – 18:30; якшәмбе көннәрендә - 13:30 сәгатьләрдә.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, теле - һәм радиоэфирларның язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең рәсми сайтында танышырга мөмкин rosreestr.tatarstan.ru, “Матбугат хезмәте” бүлегендә, «ВК» социаль төркемендә (vk.com/rosreestr16), шулай ук "Росреестр" каналында youtube.
Россия Федерациясе Федераль Җыенының җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, шахмат буенча күп тапкырлар дөнья чемпионы, «Яшел Россия» ОЭО президенты А. Е. Карповның 25.07.2019 №КАЕ-4/24 хаты нигезендә, 2019 елның 6-29 сентябрендә Актаныш муниципаль районы территориясендә «Яшел Россия» Бөтенроссия экологик өмәсе үткәрелә, барыгызны да актив катнашуыгызны сорыйбыз!
Актаныш алиментчы ата-аналарының балаларына 6 295 000 сум бурычы бар, Татарстан буенча 2,8 млрд сумнан артык бурычлы ата-ана исәпләнә. Республика буенча хәлнең торышы турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстанның баш суд приставы Игорь Безуевский сөйләде.
Актаныш районында газиз балаларына алимент түләмәүчеләргә 13 августка суд карарларын үтәттерү буенча 162 эш ачылган, гомуми бурыч суммасы 6 миллион 295 мең сум. 1 миллион 919 мең сум түләттерелеп, 66 эш туктатылган. 96 эш үз көчендә, җыеп алынасы сумма 3 миллион 946 мең сум. Шул сумманың 1 миллион 618 мең сумы 28 эш буенча хезмәт урыныннан тотып барыла. 20 кеше эзләүдә, алар түлисе бурыч 600 мең сум. 10 кешегә җинаять эше кузгатылган, 13 кеше административ җәзага тартылган.
Республикада алиментлар буенча бурычлыларны түләттерү – көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Кешене балалары алдындагы бурычларын үтәүгә этәрүче аеруча нәтиҗәле чаралар арасында аларны нинди дә булса махсус хокукларыннан мәхрүм итү санала. Әйтик, транспорт чарасы белән идарә хокукын, шулай ук Россия Федерациясе чикләреннән чыгып китү хокукын чикләү. Приставлар транспорт чарасы белән идарә хокукыннан мәхрүм ителәчәкләре турында да алдан хәбәр итәләр. Россиядән читкә чыгу хокукларын чикләүгә килгәндә, алиментлары буенча 10 мең сум һәм аннан күбрәк бурычы булган гражданнар илдән чыгып китә алмый.
13 августта район башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш районы мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеген шәхсән үзе тикшерде.
Мәктәп директорлары катнашында оештырылган чараның район башлыгы җитәкчелегендә үтүе һич кенә дә гаҗәп түгел, чөнки 1 сентябрьдән белем йортлары үзләренә укучыларны кабул итәчәк. Димәк, мәктәп коллективлары балалар язмышы өчен җаваплылыкны үз өсләренә ала.
Аңлашылганча, бу өлкәдә бернинди дә салкын караш, битарафлык була алмый – мәктәпләрне яңа уку елына әзерли башлаганда ук бу мәсьәлә район җитәкчелеге тарафыннан катгый куелды.
Мәгариф идарәсе, гадәттән тыш хәлләр, Роспотребнадзор хезмәте белгечләреннән торган комиссия мәктәпләргә иртәнге сәгать биштә үк кузгалды. Көн дәвамында комиссия вәкилләре 30 белем бирү учагын энә күзеннән үткәреп, аларның куркынычсызлык таләпләренә туры килүенә инанырга тиеш иде. Әлбәттә, беренче чиратта игътибар объектларның сакланышын тәэмин итүгә, янгын куркынычсызлыгына, балаларның туклануы кебек мәсьәләләргә ясалды.
Чара барышында мәктәпләрнең төзеклеге, башкарылган төзелеш эшләре, санитар таләпләрнең үтәлеше, туклану режимы, спорт заллары һәм мәйданчыклары торышы кебек мәсьәләләргә бәя бирелде.
Шулай ук мәктәп яны территорияләре: чәчәклекләр һәм укыту-тәҗрибә участоклары да комиссия вәкилләре тарафыннан игътибарсыз калмады. Аларның һәркайсы анализланып, урыннар билгеләнәчәк. Нәтиҗәләр исә, гадәттәгечә, август киңәшмәсендә игълан ителә.
Лилия Бәхтиева – Татар-информ
Читтән торып, милек хуҗасы рөхсәтеннән башка хосусыйлык хокукына күчүне теркәүгә документлар тапшыру хәзер мөмкин түгел.
Бүгенге көннән күчемсез милек белән килешүләр уздырганда көчәйтелгән квалификацияле электрон имзадан файдалану тәртибен җайга салучы закон көченә керә.
Яңа кагыйдәләр мондый килешүләрне бары тик күчемсез милек хуҗасының язмача ризалыгы белән генә уздыру мөмкинлеген билгели.
13 августтан гражданнар электрон имза белән расланган электрон гариза нигезендә үзләренеке булган хосусый милеккә хокуклар күчүнең теркәлү мөмкинлеге турында язуны Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына гариза бирү аша кертү мөмкинлеге алалар.
Бердәм дәүләт реестрында андый язма булмаган очракта килешүне читтән торып башкару мөмкин түгел.
Беренче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентын формалаштыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.
ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты ачык конкурс үткәрү юлы белән формалашачак, ул «ТР халкы сораштырулары» порталы аша яшьләр парламентына кандидатлар өчен онлайн-тавыш бирүне үз эченә ала.
Приложение.pdf
Регистрация кандидатов на https://molparlament.tatar/
http://minmol.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1523067.htm
Хөрмәтле сайлаучылар!
8 сентябрьдә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайланачак.
Сайлаучыларга сайлаулар уздыру турында төрле яклап һәм сыйфатлы мәгълүмат бирү максатыннан ТР Үзәк сайлау комиссиясе Instagram, ВКонтакте и Одноклассники социаль челтәрләрдә төркемнәр булдырды.
Төркемнәрдә сайлауларның кайчан узасы, үз участогыңны табу, уңайлы сайлау участогында тавыш бирү өчен гаризаны ничек бирергә, сайлауларны ничек үтә күренмәле итәргә һ.б. мәгълүмат бар.
Сезне дә берләшмәләргә керергә чакырабыз.
Сылтамалар:
ВКонтакте: https://vk.com/club184614946
Одноклассники: https://www.ok.ru/group/56089462374415
8 сентябрьдә теркәлгән урында яшәмәүче Актаныш районы кешеләре «Мобиль сайлаучы» механизмы ярдәмендә үзләре өчен иң уңайлы участокны ачыклап, сайлауда катнаша ала.
Гаризаны 4 сентябрьгә кадәр кабул итү пунктында шәхсән үзеңә гариза язарга кирәк. Үзең белән паспорт булырга тиеш. Гаризаларны теләсә кайсы участок сайлау комиссиясендә, территориаль сайлау комиссиясе гариза кабул итү пунктында, күпфункцияле үзәкләрнең гариза кабул итү пунктында һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша онлайн режимда кабул итәләр. Соңгы очракта расланган исәпкә алу язмасы булырга тиеш.
Махсус гаризаны 5 сентябрьдән 7 сентябрьгә кадәр дә рәсмиләштерергә мөмкин. Моның өчен участок сайлау комиссиясенә килергә кирәк, анда махсус саклау маркасы белән гариза алырга була.
Җитди сәбәпләр аркасында гариза кабул итү пунктына шәхсән үзләре килә алмаучылар территориаль сайлау комиссиясенә яки участок сайлау комиссиясенә телдән яки язмача мөрәҗәгать итә ала.
«Агростартап» проекты буенча крестьян (фермер) хуҗалыкларын төзү һәм үстерү» ведомство программасында катнашу өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга гаризалар 6 августтан кабул ителә башлады һәм ул 4 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Грантлар 24 сыер, 50 терлеккә исәпләнгән терлек симертү, 300 сарык, 80 кәҗә, 8 мең күркә, 10 мең бройлер, 3 мең каз, 6 мең үрдәк асрау өчен ферма төзүгә бирелә. Йомырка сату эшен башлаучылар 10 мең тавык, 20 мең бытбылдык, 2 мең каз, 2 мең үрдәк сыешлы ферма төзи ала. Әгәр инде ит җитештерергә уйласагыз, 10 мең күркә, бройлер, йомырка сала торган 12 мең тавык, 5 мең каз, 10 мең үрдәк, 80 ат сыешлы ферма төзү мөмкинлеге бар. 5 мең тонна балык үстерү, 20 гектарда бәрәңге игү, ачык грунтта - 10 гектарда, ябык грунтта 2000 квадрат метрда яшелчә үстерү өчен дә грант бирелә. 200 гектарда - бөртекле һәм кузаклы культуралар, яисә терлек азыгы; 150 гектарда техник культуралар игү өчен дә максатчан ярдәм бар. Дәүләт ярдәменнән файдаланып, 2,6 гектарда җиләк-җимеш агачлары үстерергә, 12 мең куян үрчетеп, ит өчен сатарга, 2000 квадрат метрда гөмбә үстерергә, 120 умарта тотарга мөмкинлек бар.